5 октябрь 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Россиядә больничныйның минималь күләме көненә мең сумга диярлек артачак
2027 елда Россиядә больничныйның минималь күләме көненә якынча мең сумга кадәр артачак РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты доценты Игорь Балынин шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Абдулганиев Әнвәрә Әмирханованы Укытучы көне уңаеннан котлады
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Абдулганиев ветеран-укытучы, мәктәп елларында үзенә татар теле һәм әдәбиятын укыткан Әнвәрә Зәйнетдин кызы Әмирханованы Укытучы көне уңаеннан котлады.
-
Яңалыклар
Коммуналь түләүләрне гаилә кеременең 10 проценты белән чикләргә тәкъдим иттеләр
Дәүләт Думасында КПРФ фракциясе депутатлары коммуналь түләүләрне гаилә кеременең 10 проценты белән чикләргә тәкъдим иткән. Бу хакта «Газета.Ru» яза. Биредә сүз бер кешенең хезмәт хакы турында түгел, бәлки гаиләнең барлык әгъзаларының җыелма кереме турында бара.
-
Яңалыклар
Кремльдә Путин белән туры линиягә әзерлек башлануы турында белдерделәр
Владимир Путин белән туры элемтәгә әзерлек башланды, дип хәбәр итте Президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов: «Сезнең дәресләр бүген дә тормышыбызда юл күрсәтүче булып тора»
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Укытучылар көне белән котлады.
-
Яңалыклар
Мошенниклар социаль фонд исеменнән пенсияләрне яңадан исәпләү турында хәбәрләр тарата
Мошенниклар социаль фонд исеменнән пенсияләрне яңадан исәпләү турында хәбәрләр тарата. Алар карта мәгълүматларын яки «дәүләт хезмәтләре»нә керү өчен чит ресурсларга алып китә, дип сөйләде РИА Новостига сенатор Артем Шейкин. Бу хакта «Татар-информ» яза.
-
Яңалыклар
Ләйлә Фазлыева Татарстан укытучыларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева мөгаллимнәрне, мәгариф оешмалары хезмәткәрләрен һәм ветераннарны Укытучылар көне белән тәбрик итте.
-
Яңалыклар
Табиб ОРВИ булдырмауның иң төп кагыйдәләрен атады
ОРВИ авыруының иң югары ноктасы вакытында кулларны чиста тотарга һәм биткә тимәскә кирәк, дип сөйләде РИА Новостига Приморье краенда «Гигиена һәм эпидемиология үзәге» бүлеге мөдире Любовь Семейкина. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов Рамзан Кадыровны туган көне белән котлады
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чечня республикасы башлыгы Рамзан Кадыровны туган көне белән котлады. Ул МАКС каналына чечен телендә котлау урнаштырды.
-
Яңалыклар
Бүген Татарстанда нинди һава торышы көтелә?
Бүген, 5 октябрьдә, Татарстанда һава температурасының бераз күтәрелүе көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.